Версия для слабовидящих
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«МУЗЕЙ АХИЯРА ХАКИМОВА»

Атай икмәге (хикәя) Фәрзәнә АКБУЛАТОВА…

Атай икмәге (хикәя)
Фәрзәнә АКБУЛАТОВА
1.
Быел яз иртә килде. Соңгы ике көн эчендә тау сыртындагы карлар эреп бетте. Урамнан шаулап гөрләвекләр акты. Тик өйләрнең салам кыеклары гына кардан әрчелгәч мескен кыяфәткә керде.
Кайсы җире сыер тизәге белән сыланган, яртылаш җиргә сеңгән бу өйләр халыкның күргән нужасы турында әллә кайдан сөйләп торалар кебек.
Шулай да яз — яз инде. Авылда гадәттә булмаган җанлылык сизелә. Мидхәт белән Мотаһар да өйдә ятып түзә алмады. Әниләренең тыеп китүенә карамастан, күтәрмәгә чыгып утырдылар. Кыш буе өйдә ятып ялыккан тәннәрен языр өчен талны ат итеп яланаяк әле бу якка, әле теге якка чаптылар.
Өйнең кайчандыр киртәләнгән булуы турында анда-монда серәешкән казыклардан гына белергә мөмкин. Салкын кышта туңып үлмәс өчен, киртә-куралар күптән ягылып беткән шул. Нихәл итәсең, дүртенче ел барган сугыш үз авырлыгын халык җилкәсенә нык төшерде. Бу афәт басылса, барысы да рәтләнер иде дә…
Йорт хужасы Галләм абзый сугышның беренче көннәрендә үк хатынын, берсеннән-берсе бәләкәй ике улын калдырып фронтка китте. Аны озатканда кечкенә улы Мотаһар йөрми дә иде әле. Әтисен бөтенләй хәтерләмәгәнгә күрә: «Әтием болай идеме, тегеләй идеме?» — дип Маһикамал апаның да, Мидхәтнең дә теңкәсенә тиеп бетә. Ә соңыннан ишеткәннәрен үзе күргән төсле итеп сөйләп йөри. «Әти миңа зур булып үс дип әйткән иде, вәт», — дип куя. Кайберәүләр җәллиләр, икенчеләре: «Ә син нәрсә дип жавап бирдең?» — дип сорыйлар. Мотаһар күзләрен зур ачып, тотлыга-тотлыга сөйләргә керешә: «Мин зур булам, дидем! Өй түшәменә терәлгәнче үсәм, дидем. Юк, менә хәзер үк тиям», — дип стенага бәрелеп ала. Башын авырттырса акланып та куя: «Нык зур булсаң, нык бәреләсең дә куясың шул».
Мидхәт әтисен томанлы гына булса да хәтерли. Шуңа күрә энесе сөйләгәннәргә төзәтмә кертеп тә жибәрә.
Менә шушы балалар сугышның дүртенче язын каршылыйлар. Мотаһар суыктан каз тәпие кебек кызарган аякларын уа-уа абыйсына эндәште:
— Абый, әйдә күтәрмәдә генә уйныйк!
— Чыкканга яңа гына, өшедең дәме?
— Аякларым туңды, әйдә инде!…
Мидхәт сукрана-сукрана өйгә табан китте:
— Пешмәгән булып чыктың бит, ә! Җитмәсә, мин солдат булам, дип йөрисең әле.
Үзенең дә аяклары туңган, ләкин ул бит абый, һич кенә дә сер бирергә теләми. Мотаһарның бик тә солдат буласы килә, шуңа да ул җавапсыз калмый:
— Нишләп булалмый, ди?
— Була аласың инде, — дип ирештерде күтәрмәгә килеп утырган Мидхәт. — Йә, нәрсә уйныйк?
— Чәй эчкән булып, яме?
— Кызлар уены бит ул.
— Аһ-аһ, нигә, без дә чәй эчәбез бит.
Мидхәт, энесе белән сүз көрәштерүне файдасызга санап, кул гына селтәде: «Яса».
Мотаһар мыш-мыш килеп үзе җыйган чынаяк ярчыкларына «чәй» ясый башлады.
— Нигә сөт салмыйсың?
— Абый, әнием сыерны сатты бит, шуңа сөтсез генә эчерәм.
Мидхәт, әнисенең көзен үк сыерларын сатып җибәргәнен хәтерләп, көрсенеп куйды. Хәер, кыш чыгарырлык саламы булса, сатмас иде дә…
— Без монда юри генә чәй эчәбез. Шулай булгач, сөт тә бар, төшендеңме? Әнә, башмагыбыз сыер булган, дип уйныйк.
— Ярар, — дип Мотаһар баш какты да, балчык кисәкләре тезә башлады. — Ипи аша, абый, менә, әй күп алар… — Кинәт еламсырап, Мидхәткә төбәлде, — ачыктым, абый.
— Тукта, энем, уйнап бетик.
— Әй-й, мин башка уйнамыйм, ашыйсым килә. Эһң-эһ… — Мотаһарның күзеннән яшь бөртекләре тәгәрәде.
— Вәт сине, тукта инде! Үзе зур, үзе елый. Әнием кайтканны көтик. Хәзер ашап, кичен ач утырасың киләме?
— Минем монавы җирем авырта. — Мотаһар ашказан тәңгәленә күрсәтеп уфтанды.
Мидхәт аны тынычландырырга тырышты.
— Озакламый әти кайтыр. Әнием, ул кайтса, ипи дә, бәрәңге дә мул булыр, ди бит, шуны ишетмәдеңмени?
Мидхәт үзе дә шул көнне күз алдына китерергә маташты, чынлап та ипи, бәрәңге көн саен булырмы икән? Мотаһарның күзләрендә шатлык очкыннары күренде:
— Әтием тиздән ипи алып кайта, әйе бит?
— Әй исәрсең дә инде! Ул ничек сугыштан ипи алып кайтсын ди?
— Нигә? Ипи дә алып кайта ул, — Мотаһар абыйсын ышандырырга тырышты. — Әтием безнең гел ачыкканны белә дә инде… Абый, әйдә, мич эчен карыйк, бәрәңге онытылып калмадымы икән?
Мидхәт энесенең ниятен кире кагарга батырчылык итмәде. Менә Мотаһар мич эченә кереп китте. Бераздан аның төшенке генә тавышы ишетелде:
— Юк…
Сүз юк. Мидхәт үзе дә бик ачыкты. Эчендә нәрсәдер чеметенеп-чеметенеп ала. Өйдә бәрәңге бар-барын, ләкин әнисе аларны исәпләп, көндәгесен көнгә бүлеп куйган. Сәке астындагы кичкә пешерергә дигәннәреннән икене генә алып… Юк, әнисе тукмар. Ул эштән арып кайта, әрләп тә, чабып та җибәргән чаклары була.
Мотаһар янә көйсезләнә башлады:
— Әнә. Хәдичә әбинең миченнән төтене чыга. Ашарга пешерәләрдер әле.
— Чү дим бит. Мин дә ачыктым, ә бер дә еламыйм. Түз!
Шулай дисә дә Мидхәт үзе түзмәде, ике бөртек бәрәңгене учына кысты. Хәдичә әбидән пешертеп алыргамы әллә?
Түрбашта нәрсә беләндер булышып йөргән Хәдичә әби ишек тавышына әйләнеп карады.
— Кем икән дип торам, синмени, Мидхәт балам? Әйдә, уз.
— Юк, үтеп тормыйм. Шушы ике бәрәңгене пешереп кенә бир әле, әбекәй. Безнең мичкә ут ягылмаган.
— Бәрәңге, дисеңме? Аһ-аһ, пешерермен, нигә пешерми ди! Менә үзем дә балаларга берәр нәрсә әтмәлләп йөри идем, — диде Хәдичә әби оныклары ягына күрсәтеп.
Мидхәт тизрәк өйләренә табан йөгерде
— Мотаһар, булды! Тиздән бәрәңге ашыйбыз.
Энесе шатлыгыннан сәкедә тәгәри башлады.
— Ура-ура!
— Әй, син, тукта әле. Ашавын ашарбыз, ә әнигә нәрсә диярбез? Вәт бит.
— У-у-у, безнең әле бәрәңге күп лә инде. Ашап та бетерә алмабыз әле, чын, кайчан әтием кайтканчы.
Мидхәт аның аңгыралыгына аптырап куйды. Әтисе кайтса, имеш, аның кайчан кайтыры билгесез шул. Әнисе генә тиздән кайтыр, ди, ә тизнең һаман тиз булганы юк.
Ниһаять, бәрәңге артыннан барыр вакыт җитте. Мидхәт күршеләренә дөбер-шатыр барып керде һәм сәке өстендә чыр-чу килеп елашып утырган балаларны күрде дә туктап калды.
— Әбекәй, мин бәрәңгегә кергән идем…
— Синме бу, балакаем? Нәрсә генә дип акланыйм икән соң, Ходай Тәгалә? Монавы кара йөзләр мин урамнан кергәнче бәрәңгене мичтән алып, кырып-себереп ашап беткәннәр дә куйганнар бит. Туктагыз дим, корыгырлар, тавышыгыз чыкмасын!
Мидхәтнең кинәт тез буыннары калтырады, ул, егылып китүеннән куркып, ишек яңагына сөялде. Хәдичә әби һаман оныкларын орышты:
— Мин юкта ризыкка тиеп кенә карагыз! Менә күрәсезме? — Ул кулындагы сыек чыбыкны селкеп алды. — Хәзерге шикелле генә итмәм мин сезне!
Балалар куркышып тагы да кычкырыбрак елый башладылар. Аларның тавышы Мидхәтне сискәндерде, башын түбән игән килеш малай чыгарга борылды.
— Балам, торып тор, риза итим, — кулына бер савыт катык тоткан Хәдичә әби аңа таба атлады. — Күптән катык күргәнегез юктыр. Ак белән тукланган кеше сәламәт була ул.
Мидхәт катыкны алырга да, алмаска да белмәде. Аның бу балалар ризыгы икәнен яхшы аңлый иде. Мотаһарны күз алдына китергәч, үзе дә сизмәстән савытка таба сузылды. Күз яшьләрен җиңе белән сөрткәч, Хәдичә әбинең ягымлы йөзенә карап, ишетелер-ишетелмәс кенә пышылдады.
— Зур рәхмәт, әбекәй… — Ул савытны эләктерде дә чыгып ычкынды.
Мотаһар абыйсы килеп керү белән аның кулына ябышты.
— Пештеме, абый, пештеме?
— Энем, Галияләр безнең бәрәңгене белмичә ашаганнар да куйганнар. Син аны әнигә әйтмәссең, яме. Ә Хәдичә әби безгә катык бирде.
Мотаһар ул сөйләгәнне әллә ишетте, әллә юк, ашыга-ашыга катыкны чөмерергә кереште. «Миңа да калдырмасмы икән?» — дип уйлады Мидхәт. Ач чакта икенче берәүнең ашаганын карап торудан да авыр нәрсә юктыр. Мидхәт газап чигә-чигә төкерекләрен эчкә йотты. «Ярар, мин түзәрмен. Әнием кайтырга да күп калмады инде», — дип юатты ул үзен. Мотаһар катыкны эчеп бетергәч, буш савытның читен бармаклары белән сыпырып ялап куйды. Тагын әз генә булганда, их, юк шул…
Маһикамал апа эштән, гадәттәгечә, соң гына кайтты. Мотаһар әнисе керер-кермәстән аңа каршы йөгерде:
— Әни, без бәрәңге ашамадык, чын!
Мидхәт иренен авырттырганчы тешләде, ышан бу Мотаһарга, әйтми, имеш.
— Ашамадык, абый, әйе бит! Без аны, без аны… — ул абыйсының әйтмәскә кушуын хәтерләп шып туктады.
Маһикамал апа, болар нәрсә сөйли әле дигән шикелле, аптырап карап торды да сәке янына килеп, бәрәңгеләрен барлады.
— Икесе кая?
Мидхәт эндәшергә кыймады, бары тик Мотаһар гына әнисе янына килеп уралды:
— Без аны, без аны… Әти безгә тиздән бәрәңге, ипи алып кайта, әйе бит?
Маһикамал апа берчә янында сөйләнеп торган бәләкәченә, берчә күзләрен аска төбәгән зур улына карап уфтанды. Менә Мидхәт әкрен генә атлап әнисе янына килде һәм һаман башын түбән игән килеш:
— Без тимәс идек, әни… Без тимәс идек… — диде, аның тавышы калтыранды. Әнисе авыр эштән кытыршыланган сөялле кулларын улының иңенә салды.
— Беләм, тимәс идегез, балам. Их, бу сугыш…
Күңелсез тынлыкны бозып, Мотаһарның ачык тавышы яңгырады:
— Мин сугышны җиңәм, әни!
Җылына башлаган көннәр тагын суынды. Кар явып, жир өстен каплагач, яңадан кыш булды да куйды. Мидхәт белән Мотаһар өйдә генә утыралар. »Кар нигә җылы булмый икән, мин чыгар да йөгерер идем», — дип пошынып ала Мотаһар. Ул үзе, әллә ашау ягы начар булгангамы, әллә салкын алдырдымы, еш кына авырый башлады, төннәрен туктаусыз ютәлләп чыга.
Маһикамал апа күзгә күренеп шиңгән бәләкәченә ничек ярдәм итәргә белми.
— Ах, сыерыбыз юк бит, ичмасам, балакайларым, болай ук бирешмәс идек, — дип зарлана ул.
— Сыерыбызны теге бабайлардан алыйк та кайтыйк, — дип үзенчә киңәш бирә Мидхәт. Маһикамал апа күңелсез генә елмая:
— Ансат кына уйлыйсың…
— Их, тизрәк башмагыбыз зурайсын иде. Безнең дә Хәдичә әбиләрнеке кебек катыгыбыз булыр иде, әйе бит, әни? Әллә нигә мин дә, башмагыбыз да тизрәк үсмибез, — дип Мотаһар да сөйләнеп ала. Аның сүзләреннән соң Мидхәтнең йөрәге әрни.
Соңгы көннәрдә Мотаһар үтә ябыкты. Бүген дә хәле шәптән түгел, ахрысы, чыраен сытып, көч-хәл белән генә тын алып утыра. Ничек күңелен күтәрергә соң?
— Мотаһар, әйдә, күмер алыйк та, идәнгә рәсем төшерик.
Мотаһар башын чайкады:
— Әй-й-й, мин төшерә белмим.
— Белмәсәң, өйрәтәм. Кил, ат ясыйк. Менә, кара әле, ничек шәп чыга! — Мидхәт үзе төшергән рәсемгә сокланып карап торды. Мотаһар эндәшмәгәч, аның ягына борылды. — Кая, карыйм әле, син нәрсә төшердең?
Ул Мотаһар ясаган түгәрәкләрдән бернәрсә дә аңлый алмады.
— Болар нәрсә була соң ул?
— Аһ-аһ, бәрәңге икәне күренеп тора да инде! Монысы сиңа, монысы әниемә, ә монысы…
Мидхәт аны сак кына бүлдерде:
— Кара әле, энем, мин сиңа бәрәңге төшерергә кушмаган идем лә, әйдә аларны кояш итик.
— Юк, минем бәрәңге төшерәсем килә! — Мотаһар кызып-кызып яңадан түгәрәкләр сыза башлады. Инде Мидхәт ачуланды:
— Барыбер төшермисең! Нигә гел бәрәңге турында гына уйлыйсың? Ашарга кайдан алыйм мин сиңа?
Мидхәт энесенең бәрәңгеләрен сөртеп алды да агач төшерә башлады:
— Хәзер яз җитә бит, яфрак яра башлаган агачлар төшерик без.
Ул, энесенең бу тәкъдимгә ризамы-түгелме икәнен белер өчен, аның ягына борылып караганда, Мотаһар урындык астына керә язып нидер төшерә иде. Мидхәт әкрен генә энесе янына килеп басты. Тагын түгәрәкләр.
— Бәрәңгеме?
Мотаһар башын калкытты һәм төшергән рәсеменә бармагы белән төртә-төртә:
— Юк, болары көлчә. Көлчә, абый. Бу зурлары сиңа, әниемә, әтиемә, ә бу иң бәләкәче миңа, — диде, үзе аяныч елмаеп Мидхәткә карады. Әллә шул күзләрдән, әллә сүзләрдән тетрәнде Мидхәт, таш кебек катты да калды. Моны үзенчә аңлаган Мотаһар рәсемнәрен гәүдәсе белән каплады
— Ипигә тимә, абый!…
Мидхәтнең бите буйлап күз яшьләре тәгәрәде.

(Ахыры бар.)

https://kazanutlary.ru/j-archive/journal-materials/2009-5/atay-ikmge

[id77934674|Фарзана Акбулатова]