Атай икмәге (хикәя) Фәрзәнә АКБУЛАТОВА…
Атай икмәге (хикәя)
Фәрзәнә АКБУЛАТОВА
2. (Ахыры.)
Көннәр җылынды инде. Ләкин соңлап килгән яз Мидхәтләрнең өенә шатлык алып килмәде. Кечкенә Мотаһар менә ничә көн инде түшәктән тора алмый, ә көннәр җылынса, терелер төсле иде бит!
Тубыкларын кочаклаган Мидхәт тирән уйга баткан Мотаһарның ара-тирә ыңгырашуы гына тынлыкны бозып, өйгә ниндидер хәсрәт өсти. Мидхәт энесе янына килде.
— Умачыңны эч инде, энем, ашау барда — яшәү бар, ди бит.
Мотаһар күзләрен йомган килеш әкрен генә башын чайкый. Мидхәт тубыкларын кочаклый да тагын уйга бата. Бөтен балалар урамда, ә аңа энесен ташлап чыгып китәргә ярамый шул. Мотаһар тизрәк терелсә, алар да башкалар кебек юа, кузгалакка йөрерләр иде. Уйлары әнисенә барып тоташты. Мескен әнисе көне буе эштә, ә төнен Мотаһар янында була. Бу арада йончыды, берүк үзе авырып китмәсен. Малай энесенең тавышына сискәнде.
— Нәрсә дидең, туганым?
— Кояшны күрәсем килә…
Мидхәт Мотаһарны күтәрде дә, аның җиңеллегенә аптырап китте: яткан мендәреннән дә авыр түгелдер, мөгаен. Ә кышын ул энесен чак-чак күтәрә торган иде.
Мидхәт аны болдырга алып чыккач, артына мендәр куеп рәтләп утыртты. Әллә кояш нык якты булгангамы, аның бите буйлап күз яшьләре тәгәрәде.
— Йә, энем, сиңа рәхәтме? Умачыңны эчәсеңме?
— Эч, үзең эч…
— Син алай димә. Беләсеңме, бүген Галияләр юага китте. Сиңа да алып кайтабыз, диделәр. Әнием тагын да тәмлерәк итеп ашарга пешерер. Хәзер көннәр әйбәт, инде син терелерсең.
Ә сабыйның бите буйлап күз яшьләре акты да акты.
— Минем тереләсем килә, абый…
Ул әллә торырга теләде, кинәт калкына бирде дә мендәреннән шуып төште.
— Ай, Мотаһар, нишлисең?
Энесе эндәшмәде.
— Мотаһар, Мотаһар!
Ниндидер бәланең якынлашканын тойган Мидхәт энесен кертеп түшәккә салды да күршеләргә йөгерде.
— Әбекәй, Мотаһарга әллә нәрсә булды да куйды! — дип кычкырды ул күз яшьләренә төелә-төелә. Хәдичә әби Мотаһарны барып күргәч, Мидхәтне әнисе артыннан җибәрде.
— Һушын югалткан бит, балакаем, бар, тизрәк әниеңә хәбәр ит!
Кичен Мидхәткә күршеләрдә кунарга куштылар.
— Балам, бездә генә йокла. Мин әниең янында калам, — диде аңа Хәдичә әби. Малай башка вакыттагы шикелле киреләнеп тормады, энесе янына барып әкрен генә аның чәченнән сыйпады һәм кинәт борылып чыгып китте.
Төнлә ул төш күрде. Әтисе кайткан, имеш. Тик менә Мотаһар әллә кайда булган да куйган. Мидхәт аны эзләп әле бу, әле теге якка йөгерде. Күпмедер вакыт йөргәч, еракта энесен күреп калды. Куып җиттем дигәндә генә, Мотаһар кошка әйләнеп очты да китте. Мидхәт анын артыннан йөгерә, кычкыра…
Аны Хәдичә әби уятты:
— Балам, икенче ягыңа әйләнеп ят, саташасың.
Мидхәт башта үзенен кайда ятканлыгын аңламады, исенә төшкәч, сикереп торып утырды.
— Юк, мин үзебезгә кайтам.
— Иртә әле, балам, таң да атмаган, ят-ят.
Ул соң гына уянды. Күзен ачканда Хәдичә әбинең оныклары чыр-чу килешәләр иде. Аларның иң зурысы Галия Мидхәтнең янына килде:
— Ә син беләсеңме, Мотаһар үлгән бит.
Мидхәтнең йөрәге жу итеп китте. Ул беразга тораташтай катты. Аннан, үзен-үзе белештермичә, Галиягә барып ябышты.
— Алдама-а!
Кызыкай күзләрен чылт-чылт йомды, калтыранды.
— Мин әбиләрнең сөйләшкәнен тыңлап тордым, бәлки…
Мидхәт ишеккә ташланды. Ләкин ул тыштан бикле иде. Малай бар көченә ишекне этте.
— Ачыгыз! Ач!
Күпме кычкыргандыр ул, әмма беркем дә ярдәмгә килмәде. Өйдәге балалар да аңа кушылып елады. Берни күрми, берни ишетми, Мидхәт үкседе дә, үкседе. Күз яшьләре бетте, тавышы карлыкты, ә ул яшьсез-тавышсыз һаман елады. Ахырда өзек-өзек сулкылдап идәнгә йөзтүбән капланды. Һәм шул килеш йоклап китте.
— Балам, тор, энең белән хушлашып кал, — дип уятты аны Хәдичә әби.
Мидхәт аңламады, ничек хушлашырга? Әллә Мотаһарны берәр кайда алып китәләрме? Үлгәннәр белән ничек хушлашып булсын, алар ишетәләрмени? Димәк, Галия ялгыш аңлаган!
Бөтен күк йөзен каплап чәүкәләр оча. Мидхәт төшендә нинди кош күргәнен хәтерләргә тырышты. Нинди соң? Күгәрченме, тургаймы? Юк, ул Мотаһар иде бит! Мотаһар — кош?
Хәдичә әби аны җитәкләп алды.
— Атла, балам.
Нигә соң бүген чәүкәләр бөтен күк йөзен каплаган? Ә кем әле чәүкәләр түбәннән очса, яңгыр ява, дип әйткән иде? Мотаһар беркөн көтеп-көтеп тә яңгыр яумагач, чәүкәләр алдакчы дигән иде…
— Әбекәй, ул йоклый гынадыр. Бәләкәйләр каты йоклый бит ул. Әбекәй, ул соңгы вакытта төннәрен дә йоклый алмый торган иде.
Әбинең эндәшмәве Мидхәтнең күңеленә шом салды. Мотаһар беркайчан да: «Чәүкәләр оча, бәлки яңгыр явыр!» — дип сөрән салмасмы?
— Юк!
Мидхәт бөтен гәүдәсе белән калтыранды. Хәдичә әбинең кулыннан ычкынып өйләренә таба йөгерде.
Ишегалдында ике-өч карт күренә. Мидхәт, болар мине тоткарлый күрмәсеннәр дигәндәй, дөбер-шатыр өйгә килеп керде. Эчтә әбиләрне күргәч, тагын тукталды. Нишлиләр алар монда? Әбиләр малайга кер дип тә, чык дип тә эндәшмәделәр. Мидхәт сак кына атлап сәкедә яткан энесе янына килеп басты. Ә Мотаһар күзләрен йомган килеш тып-тын ята. Тып-тын. Элекке кебек ыңгырашмый да, чыраен да сытмый. Күзләрен, тик менә күзләрен генә ачсачы…
— Мотаһар, энекәем, мине ишетәсеңме?
Энесе җавап бирмәде. Мидхәт яшь тулы күзләрен аннан озак ала алмый торды. Коточкыч дөреслеккә берничек тә ышанырга теләмәде. Һаман да Мотаһарның уянуын көтте.
— Мотаһар, син йоклыйсың гына, әйеме?
Ләкин аның соравы җавапсыз калды. Мидхәт әбиләр ягына борылды. Малайның ялварулы карашы әле бу, әле теге әбигә төбәлде. Кемдер сак кына аның иңбашына кагылды. Әнисе иде. Мидхәтнең күзеннән яшьләр тәгәрәде.
— Әни, нигә алай булды икән? Юк, ул барыбер үлмәгән!
Менә картлар кабыкка салынган кечкенә Мотаһарны алып чыгалар. Мидхәт әнисенең кулыннан ычкына да аларның артыннан йөгерә.
— Алып китмәгез! Алып китмәгез, бабайлар! — Үзен тыңламаганнарын күргәч, кычкырып еларга тотына.
— Тукта, бабай, тукта!
Мидхәтне тотып алалар, ул чәбәләнеп ычкынырга тырыша.
— Мотаһар! Энем!
Картлар артыннан йөгерә.
— Туктагыз! Карыйк, карыйк, үлмәгән бит ул! Нигә туктамыйсыз соң?
Бу аерылышуының мәңгелек икәненә ул берничек тә ышанырга теләмәде. Нәрсәгәдер эләгеп егылды. Торды да аксый-аксый зират ягына атлады…
***
— Улыкаем! Сугыш беткән!
Мидхәт башта бу сүзләрнең мәгънәсенә төшенә алмый кебек, аңына барып житкәч, шатлыгыннан кычкырып жибәрә дә әнисенең кочагына ташлана.
— Беткән? Ничек беткән? Инде сугыш булмыймы, әни?!
Маһикамал апа күз яшьләренә төелеп улын күкрәгенә кыса.
— Булмый!… Җиңгәннәр! Нинди бәхет, балам!… — Шатлыгыннан исергән әнисенең тыны кысыла, ул әкрен генә чүгәләп төшә.
— Зиһенем таралды, Мидхәт. Бар, Хәдичә әбиеңнәргә йөгер. Сөенче… Сөенче ал… Әле берсе дә белми. Идарәгә яңа гына хәбәр иттеләр… Әле мин…
Мидхәт әнисенең әйтеп бетергәнен дә көтми урамга атыла.
— Кешеләр! Ишеттегезме!?
Шатлыклы хәбәр тиз тарала икән. Күз ачып йомганчы урам халык белән тулды да куйды. Кешеләр бер-берсен котлыйлар, елыйлар. Мидхәт тә башка балалар белән көне буе урамда чапты. Күптән көтелгән бу куанычлы хәбәрне өйдән-өйгә йөреп, кат-кат сөенче алдылар.
Мидхәт кичен озак кына йоклый алмады. «Сугыш беткән»нең мәгънәсенә ныклап төшенергә тырышты. Башкача беркайчан да сугыш булмасмы? Үзен белә башлаганнан сугыш сүзенә күнеккән мескен бала сугыш дәвам итә дә итә, шулай булган һәм булачак, дип уйлый торган иде шул. Ахыр чиктә ул үзенә кычкырып сорау бирде:
— Хәзер бер фашист та калмадымы икән?
Көннәр үз жае белән үтә торды. Хәзер фронттан кайта башлаучылар күренде, тик Мидхәтнең әтисе нигәдер һаман кайтмады. Малай һәр көн әтисен көтә. Ә ул кайтмады да кайтмады. Инде Мидхәткә әтисенең хатындагы «тиздән кайтырмын» дигәне мәңге дәвам итәр дә, ә ул үзе беркайчан да кайтмас кебек тоела.
Соңгы вакытта ул Мотаһар энекәшен еш исенә төшерә башлады. Һәрнәрсә дә аны хәтерләтеп тора. Мидхәт энесе белән ничек уйнаганнары, сөйләшкәннәре турында әнисенә кат-кат сөйли торган булып китте. Мотаһарның каберенә барып үзенең яңалыкларын да сөйләп ала. Нишләптер, аңа энесе тыңлап ятадыр кебек тоела иде.
Мидхәт көне буе балыкта йөреп эңгер төшкәч кенә кайтып иңде. Әнисенең эштән кайтуына пешереп куярга дигән балыкларын тазартырга йөргәндә, ишек ачылган тавышка сискәнеп, башын калкытты һәм катып калды. Аның алдында солдат киемендә бер абзый басып тора иде. Мидхәт сикереп торырга итте — хәле җитмәде, кычкырырга теләде — тавышы чыкмады. Менә солдат аңа таба кулларын сузды.
— Улыкаем!
— Әти! Әти!
Күз ачып йомган арада Мидхәт күптән, бик күптән көткән әтисенең кочагында иде инде. Ата улын сөйде:
— Йә, елама инде, улым, без ирләр бит Ничек зураеп киткәнсең! — Ул улының күзләренә карап торды да тагын кочаклады.
— Без сине шундый көттек. Көнен дә, төнен дә әнием юлдан күзен алмады. Ә мин… Мин кайта алмассың дип курыккан идем. Мотаһар да көтте… Әти, ул… ул…
— Улым, я…
— Әти, син иртәрәк кайтсаң, ул үлмәс иде…
Бу сүзләрне ишеткәч Галләм абзый тетрәнде. Күзләрен зур ачкан килеш улына карап катып калды.
— Нигә, улым, бу турыда бернәрсә дә язмадыгыз?! — дип сыкранып эндәште ата.
Мидхәт ни дияргә дә белмәде. Әнисенең «әтиеннең кайгысын арттырмыйк, язмый торыйк» дигәнен әйтергәмени?
Улын кочаклаган килеш озак өнсез утырды Галләм абзый. Нәрсә турында уйлагандыр ул бу вакытта, кем белә…
Менә ул исән калган зур улына сагыш та, мәхәббәт тә чагылган күзләре белән тутырып карады һәм тагын да ныграк итеп кочаклады:
— Юк, яшәргә тиеш без! — Атаның күзе яшьле иде… Мидхәт аңа ныграк сыенды.
— Әти, инде беркая да китмисеңме?
— Юк, улым, сезгә кайттым. Тик нигәдер әниең һаман юк. Кайту хәбәрен инде җиткергәннәрдер дим…
— Мин хәзер аның янына барып киләм, әти! Эшләре бетәргә тиеш. Мидхәтнең әйтүе булды, ишектән Маһикамал апа күренде.
— Галләм!
Менә ул елый-елый газиз кешесенә ташланды.
— Йә хода! Күрер көннәрем бар икән!
Маһикамал апа озак тынычлана алмады, бәйләнешсез озак-озак сөйләнде:
— Килеп сөенчеләделәр. Чыгып йөгергәнемне дә белмим, Ходаем! Ах, Галләм! Галләм! Исән-сау!…
Галләм абзый аны кадерләп күкрәгенә кыскан килеш юатты:
— Йә инде, Маһикамал… Менә теремен. Хәзер елашырга түгел, шатланырга кирәк. Тынычлан, әнисе, йә…
Хатынының иңбашыннан тотып күзләренә карады да:
— Үзегезнең хәлләрегез ничек соң? Ничек көн иттегез, Маһикамал? — дип сорады.
— Илдә чыпчык үлми… Менә үзең күреп торасың
— Жиңдек, Маһикамал! Жиңдек, улым! — Ир кадерле кешеләрен тагын кочаклады. — Мондый кайгы-хәсрәтне беркайчан да күрмәссез! Тик… Нигә алай булып куйды, Маһикамал?…
Хатыны, сүзнең бәләкәчләре — Мотаһар турында икәнен аңлап, күзләрен йомып пышылдады:
— Акылдан язарлык хәлләр… Кулымнан килсә, үз жанымны биргән булыр идем! Саклый алмадым бит!… Көнен-төнен йөрәк әрни… Ниләр генә кылыйм соң!…
— Йөгерә-атлый кайтып киләм. Ә үзем зур улымны җитәкләгәнмен, бәләкәчен җилкәмә утыртканмын… Челпәрәмә килде… Нигә соң хатка язмадың! Шушы минутка чаклы бернәрсә дә белмәдем бит мин…
— Чү-чү, Галләм… Сиңа ут эчендә болай да авыр иде. Җитмәсә, сугыш бетеп килгән мәл. Әйләнеп кайта алмассың кебек тоелды. Шушы балаң хакына тере кайтуыңны теләдем. Әгәр дә бу кайгыны ишетсәң… Юк, юк…
Ир кеше нык була. Галләм абзый кебек ут-су кичкәннәре бигрәк тә үзләрен тиз кулга ала беләләр. Хәзер ул үзе хатынын тынычландырырга тырышты.
Тагын бер солдатның әйләнеп кайтканын ишеткән авыл халкы да җыела башлады. Алар үзләре белән йортка ниндидер күңеллелек тә алып килде. Маһикамал апа бераз тынычланып, башкортның борынгыдан килгән йоласы буенча, кунаклар өчен чәй кайнатырга йөгерде.
Күз яшьләре дә кибеп өлгермәгән хатын бәхетле елмаеп авылдашларын табынга чакырды. Яше дә, карты да һаман килде. Аларны каршы алучы әтисеннән Мидхәт бер тотам да калмады. Чәй эчәргә утыргач, әнисенең: «Куй, балам, әтиеңне йончытып бетермә, зурсың бит инде», — диюенә карамастан, алдына менеп үк утырды.
Әтисе алып кайткан ипине табынга куйдылар. Мондый ипине Мидхәт гомерендә дә күргәне юк иде әле.
— Әти, нигә бу дүртпочмаклы? Әнием пешергән көлчәләр йә озынча, йә түгәрәк булалар, — дип гаҗәпләнеп карашын әтисенә төбәде. Үзе табындашларның көлгәнен ишеткәч, оялып, шунда ук йөзен әтисенең күкрәгенә яшерде. Тере булса, энесе дә шулай иркәләнер идеме икән?… Ул, оялганын да онытып, тиз генә башын калкытты:
— Әти, ә Мотаһар гел синең ипи алып кайтуыңны көтте. Бәләкәй булгач, аңламагач, ул сугыштан ипи дә алып кайталар, дип уйлый торган иде, әйе бит, әни?
Кешеләрнең йөзе уйчанланды. Маһикамал апа яулыгы белән күзен сөртте.
— Шулай булды, балам… Тик үзе генә…
Барысы да тын калды. Һәркем сугыш күрсәткән кайгы-газапларын ирексездән исенә төшерде. Бераздан кайгысын эченә яшергән Галләм абзыйның тавышы ишетелде:
— Мидхәт улым, иртәгә энең каберенә икмәк алып барырбыз. Ул шатланачак, чөнки әтисе сүзендә торды. Күрәсеңме, менә ул икмәк!
Малай әтисенең муеныннан кочаклап ала. Аның сөйлисе сүзләре бик күп җыелган, тик авылдашлары авыз ачарга ирек бирмиләр шул, төн булуга карамастан, һаман килүләрен дәвам итәләр. Юк, Мидхәт әлегә сөйләмичә түзәр, тик әтисе генә башкача беркая да китмәсен.
Ул оеп киткәнен сизми дә калды. Бераздан сискәнеп уянды һәм әтисенең алдында икәнен тойгач, тагын тынычланып йокыга талды. Кешеләрнең гүләвенә тагын бер тапкыр уянды һәм калкына биреп тирә-ягына карады, ашъяулык өстендәге икмәк телемнәрен күргәч, йокысы ачылып китте. Алар бит Мотаһар энесе өчен әзерләнгән, сагынып көткән әти икмәге…
— Әти, син беркайчан да, беркая да китмисеңме?
— Юк, улым, сезгә кайттым мин, мәңгегә!
Әтисенең тыныч, ягымлы тавышын ишеткәч, Мидхәт тагын йокыга тала. Кыска, ләкин михнәтле гомерендә иң татлы йокы иде бу.
[id77934674|Фарзана Акбулатова]

