Версия для слабовидящих
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«МУЗЕЙ АХИЯРА ХАКИМОВА»

Афган сугышы

Афган сугышы

 

Оныттыгыз дип, әйтмәгез…

Онытырлык бит түгел.

Афган сугышы тартып алды

Илемнең күпме улын…

 

Кемгә кирәк, кемнәр өчен

Түгелгән соң күпме каннар…

Күпме аккан күз яшьләре…

Сынылган күпме җаннар….

 

Оныттыгыз дип әйтмәгез…

Күңелнең иң түрендә.

Һәрберегез йолдыз булып,

Калкырсыз ил күгендә .

 

Кайсы ана үстергән соң

Сугыш өчен газиз баласын?

Белгәнме ни яшьли кызлар

Сөйгәненең ятып каласын.

 

Ун ел гомер…Азмы? Күпме?

Сорагыз сез  көткән анадан.

Азатлык дип, башын салган

Төзәлмәслек тирән ярадан…

 

….Горурланам илем каршысында,

 

Тогры калганнарга антына..

 

Башым иям  исән калганнарга,

 

Онытмаган өчен – халкыма!!!

Наҗия Магaсумова