Әллә инде кояшымның, Бер чите кителдеме. Зәңгәр күгем..
Әллә инде кояшымның,
Бер чите кителдеме.
Зәңгәр күгем көтмәгәндә,
Болытка күмелдеме..
Киләчәккә барыр юлым,
Шулай тиз үтелдеме..
Дөрләп кенә янып торган,
Йөрәгем өтелдеме…
Адашмам дигән чагымда,
Томаннарга юлыктым.
Җанга якын күргәнемне,
Сизми калдым,югалттым.
Болытларда беркөн килеп,
Таралыр зәңгәр күктә..
Тик өтелгән йөрәккәем,
Ябылыр йозак биккә.
Наҗия П(Магасумова)ноябрь
#музеиРБ #Давлеканово #культурадавлеканово #МузейАхияраХакимова #кудасходитьдавлеканово #башкортостан
Назия Магасумова


